вторник, 23 мая 2017 г.

    Сәгыйть Рәмиев — XX йөз башы татар демократик әдәбияты үсешендә тирән эз калдырган әдипләрнең берсе. Татар әдәбиятында романтизмның башлап мәйданга чыгуы аның иҗаты белән бәйләнгән. Рәмиев татар халкының «таң вакыты»н җырлаган, һәртөрле кара көчләргә каршы протест күтәргән, феодаль-буржуаз җәмгыятьнең кешелексезлеген фаш иткән, ләгънәтләгән романтик герой образын алып килде. Аның кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактизмнан, үгет-нәсихәтчелектән арындыруга зур өлеш кертте. 

  Рәмиев, татар шигырь төзелешендәге яңа мөмкинлекләрне ачып, интонацион шигырьгә, сөйләү шигыренә юл салды. Әдипнең пьеса, повесть һәм хикәяләре дә татар драматургиясе һәм прозасы хәзинәсендә урын алды.