Газета-журналдагы эшчәнлеге

   
1906 елның 30 маенда Рәмиев «Таң йолдызы»на «тулысынча редакторлык итү җаваплылыгын үз өстенә алуы» турында губернаторга үтенеч яза. Рәсми таныклык алынгач, 1906 елның 19 июленнән газета (10 нчы сан) аның редакторлыгында басыла. Шул уңай белән аның «Яңа мөхәррирдән» дигән декларациясендә болай диелә:
   «Алган юлымның әйтеп бетергесез авыр вә мәшәкатьле, вә хәзерге хәлдә бигрәк тә куркынычлы икәнен белә торып, ул якларын уйламыйча, кунелемнең һәрвакыт колагыма сөйли торган:
Булмас артык, олугъ бер эш
Илгә хезмәт итүдән;
Илгә хезмәт хөрмәтеннән
Үскән җирдән китүдән,—
дигән сүзләренә генә башымны иеп <...>, ушбу «Таң йолдызы» гәзитәсенең мөхәррирлек хезмәтене өстемә алдым вә мөкатдәс вазифасы булган эшче сыйныфының интересын саклау юлында кулымнан килгән кадәр, чын күңелем илә хезмәт итәчәкмен».
    Шушы уй-теләкләр белән рухланган Рәмиев публицистик мәкаләләрендә ил, халык язмышы кебек зур мәсьәләләрне күтәрә, Дәүләт думасының хезмәт халкы өчен берни дә эшләмәвен, илдә ачлык, ялангачлык, эксплуатация һәм террор хөкем сөрүен күрсәтә; иске идарәне бетереп, дәүләт идарәсен бөтен халык кулына бирү, җир һәм ирек таләпләрен яклый.

    Шагыйрь II Думага сайлау кампаниесе уңае белән язылган «Сайлаулар» дигән мәкаләсендә (1906, 14 ноябрь), беренче чиратта карагруһларның һәм октябристлар партиясенең реакцион асылын ачып, сул партияләргә тавыш бирергә чакыра.
  Беренче буржуаз-демократик революция татар хезмәт ияләре арасында революцион җырларга зур ихтыяҗ тудырды. Татарча шундый рухтагы җырлар иҗат итүгә Рәмиев шулай ук актив катнашты. 1906 елда ул «Марсельеза», «Бәхилләшү», «Батыр атлагыз, иптәшләр!» («Смело, товарищи, в ногу!») кебек җырларны тәрҗемә итә һәм аларны, өлешләп-өлешләп булса да, мәкаләләренә кушып бастыра. Мәсәлән, халык арасында киң таралган «Татарча Марсельеза»ның беренче куплетларын аның үзе эшләгән газетада «Казан, 5 ноябрь» дигән мәкаләсендә күрәбез.

   1906 елның 30 октябрендә Рәмиев квартирасында тентү үткәрелә, һәм ул үзе янә кулга алына. Ул хөкем ителеп, төрмәгә ябылган очракта, редакторсыз калган газетаның бөтенләй ябылу куркынычы килеп баса. 1 ноябрьдә Рәмиевкә суд була. Судта ул акланса да, 1906 елның 17 ноябрендә, губернатор боерыгы белән, «Таң йолдызы» басыла торган типография бөтенләйгә ябыла. Шуннан соң Рәмиев «Таң мәҗмугасы» журналын чыгаруга катнаша, ләкин бу журналның ике генә саны чыгып, конфискацияләнә. 1907 елның 27 январенда жандармнар «Таң йолдызы» редакциясенә тентү үткәрәләр. Татар телендә «җинаятьчел» брошюралар, өндәмәләр, аларны бастыру турында типография белән язышу кәгазьләре табыла. Редактор Рәмиев исә «дәүләт җинаятьчесе» сыйфатында жандарм идарәсенә чакырыла. «Ләкин ул чакта Казаннан китеп юкка чыкты»,— дип яза Казан жандарм идарәсе начальнигы соңыннан.
    Рәмиевнең турыдан-туры катнашлыгы белән 1907 елньщ 23 апрелендә «Тавыш» газетасы чыга башлый. Аның беренче саны әдипнең «Исән кешеләр бер күрешер» дигән мәкаләсе белән ачыла. Мәкаләдә матбугатның «кара көч» тарафыннан туктаусыз эзәрлекләнүе күрсәтелә. Матбугатның халык интересларын якларга, «халыкның шул кирәкләрен, шул мәслихәтләрен сөйләшер өчен бер тел» булырга тиешлеге турында сүз алып барыла. Бу теләкләрне тормышка ашыруның беренче шарты — ирек икәнлеге әйтелә. «Шуның өчен яшәсен иркенлек! Яшәсен крек!» — диелә азакта.
 Ләкин «Тавыш» та озак яши алмый, әледән-әле конфискацияләнеп, 6 нчы саныннан соң бөтенләй ябыла.
1906 ел башларыннан 1907 ел урталарына кадәр ел ярым чамасы вакытны эченә алган бу чор Рәмиевнең буржуаз-демократик революцион хәрәкәткә актив катнашуы белән характерлы. Иҗтимагый-публицистик эшчәнлеге белән аерылгысыз рәвештә аның әдәби, шигъри таланты ачыла. Югарыда күреп үтелгән шигырь һәм тәрҗемәләреннән кала, «Таң йолдызы»нда имзасыз басылган янә ике әсәрен искә алу әһәмиятле: боларда самодержавие чынбарлыгының социаль-политик кыяфәте шактый тулы күрсәтелгән иде.
    Илдә каpа реакция башлангач, Рәмиев эшсез, ярым легаль хәлдә, бик кыен шартларда кала. 1907 елның 17 декабрендә «Әл-ислах» газетасында басылган «Юк, үлмим! Торам әле!» дигән мәкаләсеннән күренгәнчә, шагыйрь реакция һөҗүмен, «саф көмеш кебек ак өмидләренең ахыры тигезлек, дустлык, мәхәббәт булачак урынына дошманлык, өмидсезлек, караңгылык булып» чыгуын бик тә авыр кичерә.
  Мондый шартларда Рәмиев иҗат илһамын нинди иҗтимагый хәрәкәттән алды соң? Бу хәрәкәт — демократик мәгърифәтчелек хәрәкәте иде.
    1909—1910 елларда, сул матбугат бер-бер артлы ябылган шартларда, Рәмиев «Бәянел-хак» һәм «Казан мөхбире» газеталарында эшләде. «Бәянел-хак»тагы кайбер мәкаләләрендә либераль байларга ташламалар да ясады. Шулай ук «Казан мөхбире»ндә ул оештырган «Уен-көлке музее», «Без» сәхифәләрендә «Яшен» журналына каршы чыгышлар да күренде. Бу хәл, әлбәттә, аның белән Тукай арасында киеренкелек тудырды. Шул сәбәпле Тукай Рәмиевнең мондый чыгышларын «Кеше-хайваннар» кебек фельетонында бик кискен бәяләде.
   Ләкин Рәмиевнең аерым чигенешләре аны демократия лагереннан читкә алып китә алмады. Шагыйрь үзенең күп санлы мәкалә һәм фельетоннарында дин башлыкларын, буржуаз матбугат органнарын, милләтчеләрне, Думада «дин һәм милләт» кайгырткан 'булып кыланган мөселман депутатларын һәм һәртөрле реакционерларны сатира утына алудан туктамады.

   1910 ел җәендә Рәмиев Әстерхандагы «Идел» газетасына секретарь булып керә. Тиз арада газетаның фактик редакторына әверелә, телен халыкка якынайта, газета битләрендә милләтләр дуслыгы, мәгърифәт, хатын-кыз хәле, әдәбият-сәнгать һ. б. мәсьәләләр буенча зур эшчәнлеген күрсәтә.
    Революцияне Рәмиев дәртләнеп каршы алды һәм совет учреждениеләрендә эшли башлады. 1919—1920 елларда Урал өязе Ваһапов поселогында ревком секретаре, Магнитка станицасында халык мәгариф бүлеге мөдире эшен үти, кулына корал алып, ак банда калдыкларын бетерүгә катнаша. 1920 елда Верхне-Уральск РКПб) шәһәр комитетының мөселман секциясендә хезмәт итә, 1921 елда Чиләбегә күчерелеп, милләтләр эше буенча губерна бүлеге мөдире итеп билгеләнә, «Кызыл Урал» газетасына языша, педагогия техникумында укыта. 1922—1926 елларда Башкортстан җир эшләре халык комиссариатының нәшрият бүлегенә җитәкчелек итә.
    Рәмиев үзенең әдәби иҗат һәм тәрҗемә эшчәнлеген дә дәвам иттерә. Аның иҗатына яңа тема һәм идеяләр килеп керә. «Мәсихы хөррият» исемле («азатлык Христосы, миссиясе» дигән мәгънәдә) зур шигъри әсәрен яза. Соңыннан югалган бу әсәр Х1алык азатлыгы өчен көрәшнең нинди кыен шартларда һәм зур корбаннар аша баруын сурәтләүгә багышланган булган. 1921 елда Чиләбедә эшләгәндә, Рәмиев, революциянең эчке дошманнарын һәм дини идеологияне фаш итеп, «Кызыл Урал» газетасында «Саботаж» хикәясен һәм «Иблис тә дердерәде» дигән философик-атеистик әсәрен бастыра.
    Бу елларда шагыйрь, янә революцион эчтәлекле әсәрләргә мөрәҗәгать (итеп, Р. Джованьолиның «Спартак» романын, халыкара эшчеләр хәрәкәте гимны «Интернационаллы тәрҗемә итә. «Спартак» тәрҗемәсе Уфада чыга торган «Яңа юл» журналында басыла башлый (1923, 1—6 саннар). Журнал чыгудан тукталу сәбәпле, роман да басылудан бүленеп кала. Зур күтәренкелек һәм осталык белән тәрҗемә ителгән «Спартак җыры» һәм «Гладиаторлар җыры» халык азатлыгы идеяләре белән сугарылган.


«Таң йолдызы»
Гаяз Исхакыйның фактик җитәкчелегендә 1906 елның 18 маеннан 16 ноябренә кадәр
«Таң мәҗмугасы»
2 номеры гына чыга
«Тавыш»
6 номеры гына чыга
«Бәянелхак»
«Казан мөхбире»
1909-1910
«Идел» газетасы
1910-1914

Комментариев нет:

Отправить комментарий