С.Рәмиевнең шигырьләре

Уян, татар
Гасыр башы!
Күпме бөек шагыйрь
Иҗат иткән ошбу дәвердә.
Дәрдмәнд, Тукай, Рәмиевлар - 
Булырлар гел безнең хәтердә.

Онытмыйбыз без аларны,
Үтсә дә бик күп еллар.
Татарымның шәхесләрен
Без зурламый, кемзурлар.

Бүген килдек, Сәгыйть, яныңа,
Беләбез чөнки синең кадерне.
Һәр ел саен, чиксез хөрмәтләп,
Күреп китәбез синең каберне.

Синең янда басып торганда
Башым әллә ниләр уйлана.
Халкым, телем киләчәге өчен
Күңелем дә минем сызлана.

"Сызла, сызла, сызла, күңелем"
Сызла син  халкың өчен.
Яшәгәннәр бит шагыйрьләр
Жәлләми һич бер көчен.

"Уян, татар!", - дип оран алдың,
Арындык без шул чак уйкудан.
Яшәү дәрте бездә уянды
Синең иҗатыңны укудан.

Иҗатыңа, шагыйрь, сокланып,
Үтеп китә минем көннәрем.
Синең сүзләреңә ияреп,
Килә минем шуны әйтәсем:

Иҗатка юнәлтүчем ул - син!
Туры юлга күндерүчем ул -син!
Акыл биргән, нурлар чәчкән,
Изге рухлы кешем дә - син!


Сукачыга
Ташлык кына белән чәнечкелек
Булып калган кырда армыенча,
Буразнаны өзми эшләгез гел,
Таң нурыннан шәфәкъ янгыенча.
Бу эшегез сезнең мөкатдәс ул,
Мәңге аксын аның агышы!

Калаларда, завод-фабрикларда,
Бар күңелнең сездер сагышы.
Әй сайрашып очкан кыр кошлары!
Кыр-җирләргә төшми калмагыз,
Кыр-җирләргә төшеп, гөлгә кунып,
Сукачыга сәлам сайрагыз!


Дөньяга
Аһ, әгәр бу күңелем үткен
Сөнге йә ук булсае;
Яисә ул бер уй белән су
Яндырыр ут булсае,
Әмма соң бер эт итеп бу
Дөньяны атар идем,
Җир—суын да яндырыр һәм
Күкләрен ватар идем!..

Юк шул ул көч бу күңелдә,
Ул зәгыйфь, ул кечкенә,
Уйласам уй, сызлый күңлем,
Сызлый җан да эч кенә.
Бигрәк артык изде дөнья...
Калмады сабырым, бетәм,
Тик азаккы тамчы яшьнең
Җиргә тамганын көтәм!


Минутлар
Кайвакытлар тормышымда
Бер минутлар табыла:
Зәррә хәтле бер рәхәт бик
Зур биек бер тау була.

Тау булып, сыймый күңелгә
Бәгърем өзгән кайгылар
һәм дә рухымның чәчәген
Каплап үскән кайрылар.

Шул минутта юк булып, бер
Күңлем иркен киңәя.
(1908)


Үпкәләтелгән мин
Бу яшем, юк,-җиргә сеңмәс,
Бу калыр, бу ялтырар!
һәм, караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!

Тузмый калмас, бер туар ул,
Идеалым күренер эле,
Шунда эчкән яшенә дөнья
ончыгыр, кубенер әле!

Ник исәпсез калдырыр җан
Елгалап аккан канын?
Юк, алыр һәр тамчы канга
Дөньяның мең кат җанын!


Киң иман
...Юк, канәгать итми күңелем!
Тар миңа чикле иман.
Мин мөселман диң имеш тә!
Үсмә, тар тор, тар инан?!

Ник яралганмын алайса,
Мин адәм дип, аң белән,
Уй, фикерләү миндә мәхдүд
Булса мәгъдүд сан белән?

Туңдымы бер ноктада дин?
Үсмәдеме ул һаман?
Һәрдәм ерак бер әмәлгә
Илтмәдеме ул? Әман!

Юк, канәгать итми күңелем!
Тәкъфир әһле аңласын,
Эзли, эзли, тынмый күңелем,
Тынмый эзли Алласын!
(1916)


Сүзем һәм үзем
Язачагым шигырь түгел, бер мәнзүмә,
Җавап итәм Газыйм иптән һәм мәгъзумгә,
Сүзләреннән мәҗлестә үз-үземне
Юллы-юлсыз хисап иттем дә мәзлумга.


"Син"
Мине утка аткан ул - син,
Мине суга салган да - син,
 Утта янсам, суга батсам,
Тартып алган Аллам да - син!
(1908)


"Ул"
Кашлары - ай аның, яңа туган,
Йөзе - айның тулган көннәре,
Керфекләре - нурлар, кич чәчелгән,
Ике күзе - шул кичнең күлләре.

Үзе аның - диңгез, гыйшык диңгезе,
Бар мәхәббәт аңа җыелган,
Аңа күк тә ае, йолдызлары
Белән төшеп сәҗдәгә егылган.

Бите - кояш, кызарып чыгып килгән,
Көлгән чагы - гүя бер сахра,
Тавышлары - чын-чын былбыл тавышы...
Аһ, үләмен, үләм шул чакта!


Таң вакыты
Таң вакыты... Татар йоклый...
Мин, йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек,
Тик бер үзем уйланам.
Уйланам, уема батамын,
Тормыймын үзем, ятам...
Ятмас идем дә, җибәрми
Атадан калган хатам.
Хатам тирән, тамыры ерак...
Ботагы дөнҗя каплаган,
Каплаган да тора-тора һаман,
Яфрагын да какмаган.
Какмаган бер яфрагын да
Һич татар курку белән,
Теге, ләгъгәт, үсә, зурая әле һаман да...
Колактан колака туку белән.
Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын,
Тикшерергә төбен кушмыйлар;
Аталар сөйли бабадан ишетеп,
Балалар шуны хушлыйлар.
Хушлыйлар чын күңел белән,
Ышанмыйлар һич: "юк, түгел" белән.
Башларын ваткан татарларның
Тик шул бер Алла!
Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди?
Әллә белерләр микән хаталарын бер алда?
Һай, юк, хата бик зур,
Бөтен дөньяны бар иткән,
Бардыр, үзе бердер,
Әмма көнһенә ирешмәктән
Акылларны тар иткән.
Әй син, Габдулла!
Мөселман булсаң, уйлама юкны!
Ят, йокла!
Йокла рәхәт, йокла тыныч, саклан,
Саклан, утка таба йөз тотма!

Юк, Юк!.. Мин шашам!
Яталмыйм урнымда, күккә ашам!
Мең таң атты!.. Әнә кояш чыкты!..
Әнә әллә кем миңа кычкыра:
- Әй син, кайгырма, шат бул:
Аягың бәйдән ычкына!
Менә сиңа юл, бу анага угыл бул, -
Ди, миңа бер яшь кыз күргәзә, - 
Ту яңадан мәгърифәтле анадан!
Югыйсә син, әй татар,
Бел, бетәсең! - ди, - надан.
Бетмә надан, ту яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид Алладан!
(1908)

Комментариев нет:

Отправить комментарий